Левилеләр
21 Аннары Йәһвә Мусага болай диде: «Һарун улларына — руханиларга әйт: „Бер рухани да үз халкындагы үлгән кеше* аркасында үзен нәҗесләмәсен.+ 2 Әмма якын кан кардәше: әнисе, әтисе, улы, кызы, абыйсы я энесе аркасында ул моны эшли ала. 3 Шулай ук ул әле кияүдә булмаган үзенә якын гыйффәтле апасы я сеңелесе аркасында нәҗесләнә ала. 4 Үз халкыннан берәр ир-атка кияүгә чыккан хатын-кыз аркасында ул үзен нәҗесләмәсен һәм хур итмәсен. 5 Алар чәчләрен такыр итеп алдырмасын+ һәм сакалларының кырыйларын кырмасын һәм тәннәренә яралар ясамасын.+ 6 Алар үзләренең Аллаһысы өчен изге булсын+ һәм аның исемен хур итмәсен,+ чөнки алар Йәһвәнең утта яндырыла торган корбаннарын — үзләренең Аллаһысының икмәген* китерә. Алар изге булырга тиеш.+ 7 Алар фахишәгә,+ хур ителгән хатынга я ире белән аерылган хатынга өйләнмәсен,+ чөнки рухани үз Аллаһысы өчен изге. 8 Син аны изгеләндерергә тиеш,+ чөнки ул синең Аллаһыңның икмәген китерә. Ул синең өчен изге булсын, чөнки мин, сезне изгеләндерүче Йәһвә, изге.+
9 Әгәр руханиның кызы фахишәлек кылып, үзен хур итсә, ул үз атасын хур итә. Аны үтереп, яндырырга кирәк.+
10 Үз кардәшләре арасыннан алынып, башына изге май агызылган+ һәм рухани киемнәрен кияргә билгеләнгән+ баш рухани чәчләрен тузгыган килеш йөртмәсен һәм киемнәрен ертмасын.+ 11 Ул бернинди үлгән кешегә* якынлашмасын.+ Ул үзен хәтта атасы я анасы аркасында да нәҗесләмәсен. 12 Ул изге урыннан чыкмасын һәм үз Аллаһысының изге урынын хур итмәсен,+ чөнки аның өстендә багышлану билгесе, үз Аллаһысының изге мае.+ Мин — Йәһвә.
13 Ул үзенә хатынлыкка гыйффәтле кыз алырга тиеш.+ 14 Ул тол хатынга, ире аерган хатынга, хур ителгән хатынга я фахишәгә өйләнмәсен, ә хатынлыкка үз халкыннан гыйффәтле кыз алсын. 15 Ул үз халкы арасында үз токымын* хур итмәсен,+ чөнки мин — аны изгеләндерүче Йәһвә“».
16 Йәһвә, сүзен дәвам итеп, Мусага болай диде: 17 «Һарунга әйт: „Синең токымың* арасыннан берәр нинди җитешсезлеге булган бер кеше дә үз Аллаһысының икмәген китерергә дип якынлашмасын. 18 Әгәр берәр кешенең җитешсезлеге булса, ул сукыр, аксак я ямьсезләнгән битле* булса я аның бер аягы я кулы артык озын, 19 аягы я кулы сынган булса, 20 ул бөкре, кәрлә,* гарип күзле, тимрәүле, тиресендә кырчын авыруы я аның күкәйләре имгәнгән булса, изге урынга якынлашмасын.+ 21 Һарун руханиның токымыннан* җитешсезлеге булган берәү дә Йәһвәнең утта яндырыла торган корбаннарын китермәсен. Җитешсезлеге булганга, ул үз Аллаһысының икмәген китерергә дип мәзбәхкә якынлашмасын. 22 Ул аеруча изге нәрсәләрдән+ һәм изге нәрсәләрдән+ үз Аллаһысының икмәген ашый ала. 23 Әмма чаршау+ янына якын килмәсен һәм мәзбәхкә+ якынлашмасын, чөнки аның җитешсезлеге бар. Ул минем изге урынымны+ хур итмәсен, чөнки мин — аларны изгеләндерүче+ Йәһвә“».
24 Муса боларны Һарунга, аның улларына һәм бөтен исраиллеләргә әйтте.