-
Чыгыш 25:10–15Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
10 Алар сәрви агачыннан сандык ясасыннар. Аның озынлыгы ике терсәк* ярым, киңлеге бер терсәк ярым һәм биеклеге бер терсәк ярым булсын.+ 11 Шуннан соң аны саф алтын белән капла.+ Син аның эчен дә, тышын да алтын белән капларга тиеш, һәм аның өске өлешенә һәрьяклап алтыннан кайма яса.+ 12 Һәм аның өчен алтыннан дүрт боҗра коеп, аларны аның дүрт аягыннан өстәрәк — икесен бер ягына, икесен икенче ягына беркет. 13 Сәрви агачыннан колгалар ясап, аларны алтын белән капла.+ 14 Сандыкны күчереп йөртү өчен, колгаларны аның ике ягындагы боҗраларга кидереп куй. 15 Колгалар сандыкның боҗраларында калсын; аларны аннан чыгарма.+
-