31 Фиргавен шунда ук Муса белән Һарунны чакырып алып,+ болай диде: «Торыгыз, сез дә, башка исраиллеләр дә минем халкым арасыннан чыгып китегез. Барыгыз, үзегез әйткәнчә, Йәһвәгә гыйбадәт кылыгыз.+ 32 Сораганыгызча, вак һәм эре малларыгызны алыгыз да, китегез.+ Тик башта миңа фатиха бирегез».