-
Чыгыш 10:8–11Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
8 Шулчак Муса белән Һарунны кире фиргавен янына китерделәр, һәм ул аларга: «Барыгыз, үзегезнең Аллаһыгыз Йәһвәгә гыйбадәт кылыгыз. Кемнәр бара?» — диде. 9 Муса: «Яшьләребез һәм олы яшьтәгеләребез, улларыбыз һәм кызларыбыз, сарыкларыбыз һәм эре малыбыз барачак,+ чөнки без Йәһвә хөрмәтенә бәйрәм үткәрәчәкбез»+,— диде. 10 Ул аларга: «Әгәр мин сезне һәм балаларыгызны берәр кайчан җибәрсәм, димәк, Йәһвә чыннан да сезнең белән!+ Ниятегезнең явыз икәнлеге күренеп тора. 11 Юк! Ир-атларыгыз гына барып, Йәһвәгә гыйбадәт кылсыннар, сез бит шуны сорыйсыз»,— диде. Һәм аларны фиргавеннән куып чыгардылар.
-