Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • Яратылыш 39:7–9
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 7 Потифарның хатыны, Йосыфка күзе төшеп, аңа: «Минем белән ят»,— дия башлады. 8 Әмма Йосыф аның тәкъдимен кире кагып, болай дип җавап бирде: «Менә, мин монда булганга, хуҗам үз йортындагы бернәрсәсе турында да кайгырмый. Ул бөтен милкен минем кулыма тапшырды. 9 Бу йортта миннән бөегрәк кеше юк, һәм хуҗам синнән кала бөтен нәрсәне миңа тапшырды. Син аның хатыны бит, ничек инде мин андый явызлык эшләп, Аллаһы алдында гөнаһ кылыйм?»+

  • Канун 5:18
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 18 Зина кылмагыз.+

  • Гыйбрәтле сүзләр 6:32
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 32 Берәр хатын белән зина кылучы акылга сай,

      Алай эшләүче үз-үзен* һәлак итә.+

  • Маттай 5:27, 28
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 27 „Зина кылма“,— дип әйтелгәнне сез беләсез.+ 28 Ә мин сезгә шуны әйтәм: хатын-кызга җенси теләк белән карап торучы+ һәркем күңеленнән аның белән инде зина кылган була.+

  • Римлыларга 13:9
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 9 Чөнки «зина кылма»,+ «кеше үтермә»,+ «урлама»,+ «кешенекенә нәфесеңне сузма»+ дигән әмерләр һәм башкалары «якыныңны үзеңне яраткандай ярат»+ дигән әмердән гыйбарәт.

  • 1 Көринтлеләргә 6:18
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 18 Фәхешлектән* качыгыз!+ Кеше кылган башка берәр гөнаһ аның тәненә турыдан-туры бәйле түгел, ә фәхешлек кылучы үз тәненә каршы гөнаһ кыла.+

  • Еврейләргә 13:4
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 4 Һәр кеше никахны ихтирам итсен, никахын саф килеш сакласын,+ чөнки зиначыларны* һәм хыянәтчеләрне Аллаһы хөкем итәчәк.+

Татар телендә басмалар (1993—2025)
Чыгу
Керү
  • татар
  • Уртаклашырга
  • Көйләүләр
  • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
  • Куллану шартлары
  • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
  • Куркынычсызлык көйләүләре
  • JW.ORG
  • Керү
Уртаклашу