Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • Чыгыш 22:27
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 27 Чөнки бу аның бердәнбер япмасы, тәнен каплау өчен киеме. Йоклаганда ул нәрсә ябынып ятар?+ Ул миңа зарын сөйләсә, мин ишетми калмам, чөнки мин кызганучан.*+

  • 2 Елъязма 30:9
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 9 Сез Йәһвәгә борылгач, кан кардәшләрегезне һәм улларыгызны әсир итүчеләр аларга мәрхәмәт күрсәтер+ һәм аларны үз җирләренә кайтарып җибәрер,+ чөнки Йәһвә кызганучан* һәм шәфкатьле.+ Аңа борылсагыз, ул сездән үз йөзен бормас».+

  • Никами 9:17
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 17 Аларның тыңлыйсы килмәде,+ алар синең үзләре арасында башкарган могҗизалы эшләреңне онытты. Алар үҗәтләнде һәм, үзләре кол булган Мисыр җиренә әйләнеп кайтыр өчен, үзләренә башлык куйды.+ Әмма син кичерергә әзер, кызганучан* һәм шәфкатьле, ярсырга ашыкмаучан һәм тугры мәхәббәткә бай+ Аллаһы, син аларны калдырмадың.+

  • Зәбур 86:15
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 15 Әмма син, и Йәһвә, шәфкатьле һәм кызганучан* Аллаһы,

      Син ярсырга ашыкмыйсың, тугры мәхәббәткә бай һәм һәрвакыт тугры.*+

  • Йәил 2:13
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 13 Киемнәрегезне түгел,+ йөрәкләрегезне ертыгыз+

      Һәм Аллаһыгыз Йәһвәгә кайтыгыз,

      Чөнки ул кызганучан,* шәфкатьле, ярсырга ашыкмаучан+ һәм тугры мәхәббәткә бай,+

      Ул бит үз фикерен үзгәртеп* бәла-каза җибәрмәскә әзер.

Татар телендә басмалар (1993—2025)
Чыгу
Керү
  • татар
  • Уртаклашырга
  • Көйләүләр
  • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
  • Куллану шартлары
  • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
  • Куркынычсызлык көйләүләре
  • JW.ORG
  • Керү
Уртаклашу