-
Никами 9:17Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
17 Аларның тыңлыйсы килмәде,+ алар синең үзләре арасында башкарган могҗизалы эшләреңне онытты. Алар үҗәтләнде һәм, үзләре кол булган Мисыр җиренә әйләнеп кайтыр өчен, үзләренә башлык куйды.+ Әмма син кичерергә әзер, кызганучан* һәм шәфкатьле, ярсырга ашыкмаучан һәм тугры мәхәббәткә бай+ Аллаһы, син аларны калдырмадың.+
-
-
Юныс 4:2Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
2 Ул Йәһвәгә дога кылды: «И Йәһвә, әллә мин шулай булачагын үз илемдә үк белмәгән идемме? Шуңа күрә мин башта Таршишка качарга булдым да.+ Чөнки мин синең кызганучан* һәм шәфкатьле Аллаһы булуыңны, ярсырга ашыкмаганыңны, тугры мәхәббәткә бай+ һәм, фикереңне үзгәртеп, җәза бирмәскә әзер булуыңны белә идем.
-