Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • Чыгыш 20:14
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 14 Зина кылма.+

  • Левилеләр 20:10
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 10 Үз якынының хатыны белән зина кылган ир-ат, һичшиксез, үтерелергә тиеш. Зиначы ир һәм зиначы хатын үтерелсен.+

  • Канун 22:22
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 22 Әгәр берәр ир башка кешенең хатыны белән ятса, алар икесе дә — бу хатын белән яткан ир дә, шул хатын да үләргә тиеш.+ Шулай итеп Исраилдән явызлыкны бетер.

  • Гыйбрәтле сүзләр 6:29
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 29 Якынының хатыны белән якынлык кылган кеше белән дә шулай була.

      Кеше хатынына кагылган берәү дә җәзасыз калмас.+

  • Маттай 5:27, 28
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 27 „Зина кылма“,— дип әйтелгәнне сез беләсез.+ 28 Ә мин сезгә шуны әйтәм: хатын-кызга җенси теләк белән карап торучы+ һәркем күңеленнән аның белән инде зина кылган була.+

  • 1 Көринтлеләргә 6:9, 10
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 9 Тәкъва булмаган кешеләр Аллаһы Патшалыгын мирас итеп алмаячак, әллә моны белмисезме?+ Алданмагыз. Фәхеш кешеләр* дә,+ потка табынучылар да,+ хыянәтчеләр дә,+ табигый булмаган җенси мөнәсәбәтләр өчен кулланыла торган ир-атлар да,+ ир-ат белән якынлык кылучы ир-атлар да,+ 10 караклар да, комсызлар да,+ эчкечеләр дә,+ башкаларны хурлаучылар да, талаучылар да Аллаһы Патшалыгын мирас итеп алмаячак.+

  • Еврейләргә 13:4
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 4 Һәр кеше никахны ихтирам итсен, никахын саф килеш сакласын,+ чөнки зиначыларны* һәм хыянәтчеләрне Аллаһы хөкем итәчәк.+

Татар телендә басмалар (1993—2025)
Чыгу
Керү
  • татар
  • Уртаклашырга
  • Көйләүләр
  • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
  • Куллану шартлары
  • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
  • Куркынычсызлык көйләүләре
  • JW.ORG
  • Керү
Уртаклашу