Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • Левилеләр 11:46, 47
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 46 Бу — хайваннар, очучы тереклек, суларда йөзүче һәр тере җан һәм җирдә мыж килгән һәр тере җан турында канун. 47 Ул нәҗесне нәҗес булмаганнан һәм ашарга яраклы тереклекне ашарга ярамаганыннан аеру өчен бирелде“».+

  • Канун 14:4–20
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 4 Сезгә менә мондый хайваннарны ашарга рөхсәт ителә:+ үгез, сарык, кәҗә, 5 болан, газәл, кыр кәҗәсе, кыргый кәҗә тәкәсе, җәйран, кыр сарыгы һәм тау сарыгы. 6 Сез тоягы икегә аерылган күшәүче һәркайсы хайванны ашый аласыз. 7 Әмма кайбер күшәүче яки тояклары икегә аерылган хайваннарны ашамагыз. Менә алар: дөя, куян һәм кыя даманы. Чөнки алар күшәүче, ләкин тояклары икегә аерылмаган. Алар сезнең өчен нәҗес.+ 8 Шулай ук дуңгыз, чөнки аның тоягы икегә аерылган, ләкин ул күшәми. Ул сезнең өчен нәҗес. Аларның итен ашамагыз һәм үләксәләренә кагылмагыз.

      9 Суда яшәүче тереклекнең мондыйларын ашарга ярый: канатлары һәм тәңкәләре булган һәр нәрсәне ашый аласыз.+ 10 Ләкин канатлары һәм тәңкәләре булмаганнарын ашамагыз. Алар сезнең өчен нәҗес.

      11 Сез һәркайсы чиста кошны ашый аласыз. 12 Ләкин боларны ашамагыз: бөркет, балыкчы карчыга, кара гриф,+ 13 кызыл тилгән, кара тилгән һәм башка тилгәннәрнең бар төрләре, 14 козгынның һәр төре, 15 тәвә кошы, ябалак, акчарлак, лачынның һәр төре, 16 кечкенә ябалак, колаклы ябалак, аккош, 17 баба кошы, гриф, баклан, 18 ләкләк, челәннең һәр төре, һөдһөд һәм ярканат. 19 Җирдә мыж килгән канатлы һәр тереклек* сезнең өчен нәҗес. Аларны ашарга ярамый. 20 Һәркайсы очучы чиста тереклекне ашый аласыз.

Татар телендә басмалар (1993—2025)
Чыгу
Керү
  • татар
  • Уртаклашырга
  • Көйләүләр
  • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
  • Куллану шартлары
  • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
  • Куркынычсызлык көйләүләре
  • JW.ORG
  • Керү
Уртаклашу