-
Лүк 6:34, 35Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
34 Бурычка* биргәндә, кире алырмын дип уйлап бирсәгез, мактарлык ни эшлисез?+ Хәтта гөнаһ кылучылар да, башка гөнаһ кылучыларга бурычка биргәндә, үзләренә бурычны тулысынча кайтарачаклар дип уйлап бирә. 35 Сез исә, киресенчә, дошманнарыгызны яратып, игелек кылып яшәгез һәм кире алырга өметләнмичә бурычка бирүегезне дәвам итегез.+ Шул чакта әҗерегез зур булыр, һәм сез Аллаһы Тәгаләнең угыллары булырсыз. Ул бит яхшылыкның кадерен белмәүчеләргә дә, явызларга да игелекле.+
-