Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • Канун 28:37
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 37 Йәһвә сине куган бөтен халыклар арасында син коточкыч нәрсә һәм адәм көлкесе* булып китәрсең, мәсхәрәгә калырсың.+

  • Канун 29:22–24
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 22 Улларыгызның киләчәк буыны һәм ерак җирдән килгән чит ил кешесе, Йәһвә җиргә җибәргән бәла-казаларны күргәч, 23 бөтен җирнең күкерт, тоз һәм ялкын аркасында чәчелмәгәнен, үсенте бирмәгәнен һәм анда бернинди үсемлек үсмәгәнен, Йәһвә ачуыннан һәм ярсуыннан юк иткән Сәдү́м белән Гамура́+ һәм Адма́ белән Зибәи́м+ кебек булып киткәнен күргәч, 24 алар һәм бөтен халыклар: „Ни өчен Йәһвә бу җир белән шулай эшләгән?+ Аның шундый көчле һәм көйдергеч ачуын нәрсә чыгарган?“ — дип сорар.

  • Ирмия 18:16
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 16 Шуңа күрә аларның җире коточкыч нәрсәгә әйләнер,+

      Мәңгегә мәсхәрәгә калыр.*+

      Аның аша үтеп баручы һәркем өчен ул дәһшәтле нәрсә булыр, аңа карап ул башын чайкар.+

  • Ирмиянең елавы 2:15
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 15 Юл буйлап үтеп баручы һәркем сине күргәч, мыскыллап кул чаба.+

      Алар гаҗәпләнеп сызгырып куя,+ кыз Иерусалимга карап башларын чайкый һәм болай ди:

      «„Матурлыгы камил, бөтен җирнең шатлыгы“,— дип шушы шәһәр турында әйтәләр идемени?»+

  • Йәзәкил 5:15
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 15 Мин сине ачу, ярсу белән һәм ачу тулы җәзалар биреп хөкем иткәндә, син хурлыкка калырсың һәм адәм көлкесе булырсың,+ тирә-яктагы халыкларны кисәтер өчен гыйбрәт һәм коточкыч нәрсә булырсың. Моны мин, Йәһвә, әйттем.

Татар телендә басмалар (1993—2025)
Чыгу
Керү
  • татар
  • Уртаклашырга
  • Көйләүләр
  • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
  • Куллану шартлары
  • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
  • Куркынычсызлык көйләүләре
  • JW.ORG
  • Керү
Уртаклашу