-
Канун 30:1–3Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
30 Бөтен бу сүзләр — мин сиңа тәкъдим иткән фатиха һәм ләгънәт сүзләре — синдә үтәлгәч+ һәм син Аллаһың Йәһвә үзеңне тараткан халыклар арасында+ аларны исеңә төшергәч,+ 2 син үзең һәм улларың бөтен йөрәгегез һәм бөтен җаныгыз* белән+ Аллаһың Йәһвәгә кайтып,+ мин сиңа бүген боерганнарның барысын үтәп, аны тыңлый башлагач, 3 Аллаһың Йәһвә сине әсирлектән кайтарыр,+ сиңа шәфкать күрсәтер+ һәм сине Аллаһың Йәһвә тараткан бөтен халыклар арасыннан яңадан җыяр.+
-
-
Канун 30:8–10Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
8 Ә син Йәһвәне кабат тыңлый башларсың һәм мин сиңа тотарга боерган бар әмерләрен үтәрсең. 9 Аллаһың Йәһвә балаларыңны, мал-туарыңны һәм җиреңнең җимешен күбәйтеп, сине бар эшләреңдә бик уңышлы итәр,+ чөнки Йәһвә, ата-бабаларың турында сөенгән кебек, сине уңышлы итеп янә сөенер.+ 10 Чөнки син Аллаһың Йәһвәне тыңларсың, аның Канун китабында язылган әмерләрен һәм кагыйдәләрен үтәрсең һәм бөтен йөрәгең һәм бөтен җаның* белән Аллаһың Йәһвәгә кайтырсың.+
-
-
1 Патшалар 8:48, 49Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
48 шулай ук әсирлеккә алып кителгән дошман җирендә бөтен йөрәкләре, бөтен җаннары* белән сиңа борылса+ һәм син ата-бабаларына биргән үз җирләренә, син сайлаган шәһәргә һәм мин синең исемең хөрмәтенә төзегән йортка таба карап дога кылса,+ 49 син күкләрдән, үзеңнең яшәү урыныңнан+ аларның догаларын һәм мәрхәмәт* күрсәтү турындагы үтенечләрен ишет һәм алар хакына гаделлек урнаштыр
-