-
Канун 30:1–4Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
30 Бөтен бу сүзләр — мин сиңа тәкъдим иткән фатиха һәм ләгънәт сүзләре — синдә үтәлгәч+ һәм син Аллаһың Йәһвә үзеңне тараткан халыклар арасында+ аларны исеңә төшергәч,+ 2 син үзең һәм улларың бөтен йөрәгегез һәм бөтен җаныгыз* белән+ Аллаһың Йәһвәгә кайтып,+ мин сиңа бүген боерганнарның барысын үтәп, аны тыңлый башлагач, 3 Аллаһың Йәһвә сине әсирлектән кайтарыр,+ сиңа шәфкать күрсәтер+ һәм сине Аллаһың Йәһвә тараткан бөтен халыклар арасыннан яңадан җыяр.+ 4 Хәтта халкың җирнең чикләренә кадәр таралган булса да, Аллаһың Йәһвә сине шуннан җыяр һәм кире кайтарыр.+
-
-
1 Патшалар 8:47, 48Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
47 һәм алар әсирлеккә алынган җирдә акылларына килеп,+ сиңа борылса+ һәм шул җирдә мәрхәмәт* күрсәтү турында ялварып:+ „Без гөнаһ кылдык, гаеп эш эшләдек, без яманлык кылдык“+,— дисә, 48 шулай ук әсирлеккә алып кителгән дошман җирендә бөтен йөрәкләре, бөтен җаннары* белән сиңа борылса+ һәм син ата-бабаларына биргән үз җирләренә, син сайлаган шәһәргә һәм мин синең исемең хөрмәтенә төзегән йортка таба карап дога кылса,+
-