Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • 1 Патшалар 5:3
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 3 «Сиңа билгеле булганча, әтием Давыт үз Аллаһысы Йәһвәнең исеме хөрмәтенә йорт төзи алмады, чөнки Йәһвә аның дошманнарын аяк астына салганчы, әтиемә төрле җирләрдә яшәүче халыклар белән сугышлар алып барырга туры килде.+

  • 1 Патшалар 8:17–19
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 17 Әтием Давытның күңелендә Исраил Аллаһысы Йәһвә исеме хөрмәтенә йорт төзергә теләк бар иде.+ 18 Әмма Йәһвә әтием Давытка болай диде: „Синең күңел теләгең — минем исемем хөрмәтенә йорт төзү, һәм күңелеңдә андый теләкнең булуы бик яхшы. 19 Әмма минем исемем хөрмәтенә бу йортны син түгел, ә синнән туачак улың төзиячәк“.+

  • 1 Елъязма 17:4–6
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 4 «Хезмәтчем Давыт янына бар да болай диген: „Йәһвә менә нәрсә дип әйтә: „Мин торачак йортны син салмаячаксың.+ 5 Минем Исраилне Мисырдан алып чыкканнан бирле һичбер йортта яшәгәнем булмады, мин чатырдан чатырга* һәм бер урыннан икенчесенә күчеп йөрдем.+ 6 Исраи́л белән булган чакта халкымны кайгырту өчен үзем билгеләгән Исраил хакимнәренең* берәрсенә: „Ник миңа эрбет агачыннан йорт салмыйсыз?“ — диеп, бер генә сүз әйткәнем булдымы?“

  • 1 Елъязма 22:7, 8
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 7 Давыт үзенең улы Сөләйманга болай диде: «Минем күңелемдә Аллаһым Йәһвә исеме хөрмәтенә йорт төзү теләге бар иде.+ 8 Әмма Йәһвәнең миңа әйткән сүзе мондый иде: „Син күп кан түктең һәм зур сугышлар алып бардың. Минем алдымда җиргә күп кан койганга, син минем исемем хөрмәтенә йорт төземәячәксең.+

Татар телендә басмалар (1993—2025)
Чыгу
Керү
  • татар
  • Уртаклашырга
  • Көйләүләр
  • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
  • Куллану шартлары
  • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
  • Куркынычсызлык көйләүләре
  • JW.ORG
  • Керү
Уртаклашу