-
Канун 17:15, 16Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
15 Аллаһың Йәһвә сайлаячак патшаны куй.+ Патшаны үз кардәшләрең арасыннан сайла. Үзеңә кардәш булмаган чит ил кешесен патша итеп куйма. 16 Әмма патша үзенә күп атлар сатып алмасын+ һәм халыкны, күбрәк атлар алыр өчен, Мисырга кайтармасын,+ чөнки Йәһвә сезгә: „Беркайчан да бу юл белән кире кайтмагыз“,— диде.
-
-
1 Патшалар 10:24–26Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
24 Җирдәге бар кешеләр Сөләйман белән очрашырга һәм күңеленә Аллаһы салган зирәклекне+ ишетергә омтыла иде. 25 Янына килгән кешеләрнең һәммәсе аңа ел саен бүләкләр: алтын-көмеш, кием-салым, корал, бәлзәм, ат һәм качырлар китерә иде.
26 Сөләйман сугыш арбалары һәм атлар* санын арттыра барды. Аның 1 400 сугыш арбасы һәм 12 000 аты* бар иде.+ Ул аларны арбалар өчен билгеләнгән шәһәрләрдә һәм үзенә якын җирдә, Иерусалимда тотты.+
-
-
2 Елъязма 1:17Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
17 Мисырдан сатып алынган һәрбер сугыш арбасы 600 шәкыл көмеш тора иде, ә бер атның бәясе 150 шәкыл көмеш иде. Аларны, үз чиратында, хитлеләрнең бөтен патшаларына һәм Су́рия патшаларына сата иделәр.
-