-
1 Патшалар 21:4Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
4 Йәзриилле Набутәйнең: «Мин сиңа ата-бабаларымның мирасын бирмим»,— дигәнен ишеткәч, Ахаб караңгы йөз белән, боегып өенә кайтып китте. Ә кайткач, ятагына стенага таба борылып ятты һәм ашаудан баш тартты.
-
-
1 Патшалар 21:20–22Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
20 Ахаб Ильяска: «И дошманым, таптың бит син мине!» — диде.+ Тегесе әйтте: «Әйе, таптым. Аллаһы болай ди: „Күңелеңне Йәһвә күзендә яман булганны кылуга беркеткәнең өчен,+ 21 мин сиңа бәла китерәм: сине җир йөзеннән себереп ташлыйм, Ахаб йортындагы һәрбер ир затын,+ шул исәптән Исраилдәге иң түбәнен дә юкка чыгарам.+ 22 Ачуымны чыгарганың һәм Исраилне гөнаһка батырганың өчен, синең йортыңны Нәба́т улы Йәрәбәмнең йорты+ һәм Ахия́ улы Баша́ йорты+ белән булган хәл көтә“.
-