-
Ирмия 52:21–23Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
21 Һәр багананың биеклеге 18 терсәк,* әйләнә озынлыгы, үлчәү бавы белән үлчәгәндә, 12 терсәк,+ ә калынлыгы 4 бармак* иде. Баганалар үзләре куыш иде. 22 Алар башында торган капительләр бакырдан иде. Капительнең биеклеге 5 терсәк иде,+ һәм капительләрне чорнап торган челтәрләр белән анарларның барысы да бакырдан иде. Икенче багана беренчесе кебек үк иде, анарлары да шундый ук иде. 23 Күренә торган якларында 96 анар бар иде, ә гомумән алганда, челтәрләр тирәли 100 анар иде.+
-