-
1 Ишмуил 6:21–7:1Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
21 Алар Кырья́т-йәри́м+ халкына хәбәрчеләр аша: «Филистилеләр Йәһвәнең килешүе сандыгын кайтарды. Килегез, аны үзегезгә алып китегез»+,— дигән хәбәр җиткерделәр.
7 Шуннан соң Кырья́т-йәри́м кешеләре, килеп, Йәһвәнең килешүе сандыгын калкулыкта урнашкан Абинада́б йортына+ алып киттеләр. Алар аның улы Илгазарны Йәһвәнең килешүе сандыгын сакларга билгеләделәр.
-
-
2 Ишмуил 6:1, 2Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
6 Һәм Давыт кабат Исраилнең иң яхшы гаскәриләрен — 30 000 ир-атны җыйды. 2 Аннары Давыт үзенең кешеләре белән, Аллаһының килешүе сандыгын алып килер өчен,+ Багали́-яһүдкә китте. (Кешеләр ул килешү сандыгы алдына керубимнәр өстеннән* тәхеттә утыручы+ Гаскәрләр Иясе Йәһвәгә+ исеме буенча ялвару өчен килеп йөри.)
-