-
2 Елъязма 2:13, 14Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
13 Менә, мин сиңа һәр эшнең асылын аңлаган оста һөнәрчемне җибәрәм. Аның исеме Хира́м-аби́.+ 14 Аның әнисе Дан кабиләсеннән, ә әтисе Тирдан. Алтын, көмеш, бакыр, тимер, таш, агач, шулай ук кызгылт-шәмәхә төстәге йон, зәңгәр һәм куе кызыл җеп һәм сыйфатлы тукыма белән эш итүдә аның тәҗрибәсе зур.+ Ул чокып төрле-төрле бизәкләр ясый белә һәм аңа нинди генә план-сызым бирсәң дә, ул барысын эшли алыр.+ Ул синең һәм әтиеңнең — әфәндем Давытның осталары белән эшләр.
-