-
1 Патшалар 7:13, 14Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
13 Сөләйман патша Тирдан Хирамны+ чакыртып китерде. 14 Ул Нәфтәли́ кабиләсеннән булган бер тол хатынның улы иде, ә әтисе Тир кешесе, бакырчы иде. Хирамның бакырдан*+ төрле әйберләр ясау өчен зур осталыгы да, тирән акылы да,+ зур тәҗрибәсе дә бар иде. Ул, килеп, Сөләйман патша кушкан бөтен эшне башкарды.
-
-
2 Елъязма 4:11–16Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
11 Хира́м шулай ук көл савытлары, соскылар һәм табаклар ясады.+
Шулай итеп, Хирам Аллаһы йортында Сөләйман патша өчен башкарган эшләрне тәмамлады. Ул менә нәрсәләр ясады:+ 12 ике багана;+ шул баганаларның башындагы касәсыман капительләр; баганалар башындагы касәсыман ике капительне бизәп торган ике челтәр;+ 13 баганалар башындагы касәсыман ике капительне матурлап торган ике челтәр өчен — 400 анар,+ һәрбер челтәргә ике рәт анар;+ 14 10 арба* һәм алар өчен 10 чан;+ 15 «бакыр диңгез» һәм аның астына 12 үгез;+ 16 көл савытлары; соскылар; чәнечкеләр;+ шулай ук Хира́м-аби́б+ Сөләйман патша хакына Йәһвә йорты өчен бакырдан ясаган һәм шомартып ялтыраткан бүтән кирәк-яраклар.
-