22 Аннары Иерусалим халкы Яһура́м урынына аның иң кече улы Әһәзияне патша итеп куйды, чөнки гарәпләр белән бергә килгән талаучылар өере, лагерьга һөҗүм итеп, Яһурамның бөтен олы улларын үтереп бетергән иде.+ Шулай итеп, Яһурам улы Әһәзия́ Яһүд өстеннән идарә итә башлады.+