Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • 1 Патшалар 7:15–22
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 15 Ул бакырдан коеп ике багана ясады,+ һәрберсенең биеклеге 18 терсәк иде, ә әйләнә озынлыгы, үлчәү бавы белән үлчәгәндә, 12 терсәк иде.+ 16 Шул баганалар башына беркетү өчен ул бакырдан коеп ике капитель* ясады. Бер капительнең биеклеге 5 терсәк, икенчесенең дә биеклеге 5 терсәк иде. 17 Һәр багана башындагы капительләр үрмә чылбырлардан ясалган элмәкле бакыр челтәрләр белән бизәлгән иде.+ Бер капительдәге челтәр җиде өлештән тора иде, икенчесе дә җиде өлештән тора иде. 18 Багана башындагы капительләрне бизәү өчен ул шулай ук челтәр тирәли ике рәт анарлар ясады. Капительләрнең икесе өчен дә ул шулай эшләде. 19 Гыйбадәтханә өйалдысы янындагы баганаларның капительләре дүрт терсәк биеклектәге лалә чәчәгенә охшатып ясалган иде. 20 Капительләр ике багана башында тора иде. Капительләрнең корсаклы өлеше челтәр белән уралган иде. Һәрбер капитель тирәли икешәр рәт итеп 200 анар эленгән иде.+

      21 Баганаларны ул гыйбадәтханә* өйалдысы алдына урнаштырды.+ Берсен ул, аның уң ягына* куеп, Яхи́н* дип атады; икенчесен, сул ягына* куеп, Бога́з* дип атады.+ 22 Багана башлары лалә чәчәгенә охшатып ясалды. Шулай итеп, баганалар белән бәйле эшләр тәмамланды.

  • 2 Патшалар 25:17
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 17 Һәр багананың биеклеге 18 терсәк* иде,+ һәм алар башында торган капительләр бакырдан иде. Һәр капительнең биеклеге 3 терсәк иде, һәм капительләрне чорнап торган челтәрләр белән анарларның барысы да бакырдан иде.+ Баганаларның икесе дә бер-берсенә охшаш иде.

  • 2 Елъязма 4:11–13
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 11 Хира́м шулай ук көл савытлары, соскылар һәм табаклар ясады.+

      Шулай итеп, Хирам Аллаһы йортында Сөләйман патша өчен башкарган эшләрне тәмамлады. Ул менә нәрсәләр ясады:+ 12 ике багана;+ шул баганаларның башындагы касәсыман капительләр; баганалар башындагы касәсыман ике капительне бизәп торган ике челтәр;+ 13 баганалар башындагы касәсыман ике капительне матурлап торган ике челтәр өчен — 400 анар,+ һәрбер челтәргә ике рәт анар;+

  • Ирмия 52:22, 23
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 22 Алар башында торган капительләр бакырдан иде. Капительнең биеклеге 5 терсәк иде,+ һәм капительләрне чорнап торган челтәрләр белән анарларның барысы да бакырдан иде. Икенче багана беренчесе кебек үк иде, анарлары да шундый ук иде. 23 Күренә торган якларында 96 анар бар иде, ә гомумән алганда, челтәрләр тирәли 100 анар иде.+

Татар телендә басмалар (1993—2025)
Чыгу
Керү
  • татар
  • Уртаклашырга
  • Көйләүләр
  • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
  • Куллану шартлары
  • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
  • Куркынычсызлык көйләүләре
  • JW.ORG
  • Керү
Уртаклашу