5 Ә Шушан+ ныгытмасында Мардәкә́й+ исемле бер яһүд яши иде. Ул Йәһирнең улы иде, Йәһи́р — Шимгыйның, Шимгы́й биньяминлы+ Кишның улы иде. 6 Ул Бабы́л патшасы Нәбукадниза́р тарафыннан Яһүд патшасы Йәкуния́+ һәм бөтен халык белән Иерусалимнан әсирлеккә алып кителгән булган.