-
Ирмия 7:24–26Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
24 Әмма алар тыңламады һәм сүзләремә колак салмады.+ Киресенчә, мәкерле ниятләр корды һәм киреләнеп үзләренең явыз йөрәкләренә иярде.+ Алар алга түгел, ә артка барды. 25 Ата-бабаларыгыз Мисырдан чыккан көннән алып бүгенге көнгә кадәр шулай булды.+ Мин сезгә үземнең бар хезмәтчеләрем — пәйгамбәрләрне көн саен, кат-кат* җибәреп тордым.+ 26 Ләкин бу халыкның мине тыңлыйсы килмәде һәм алар сүзләремә колак салмады.+ Киресенчә, үҗәтләнде һәм үз ата-бабаларыннан да яманрак эш итте!
-