27 Алар аның галәмәтләрен,
Хам җирендә аның могҗизаларын күрсәткән.+
28 Ул караңгылык җибәргән, һәм җирдә караңгылык урнашкан,+
Алар аның сүзенә каршы төшмәгән.
29 Ул аларның суларын канга әйләндергән,
Балыкларын үтереп бетергән.+
30 Аларның илендә,
Хәтта патша бүлмәләрендә, бакалар мыжлап торган.+
31 Аның боерыгы буенча, җирне кигәвеннәр басып алган,
Аларның бар җирләре черки белән тулган.+
32 Ул аларга яңгыр урынына боз яудырган,
Җирләренә яшен җибәргән.+
33 Ул аларның йөзем һәм инҗир агачларын харап иткән,
Яшәгән җирләрендәге бөтен агачларны чәрдәкләп бетергән.
34 Әйткән сүзе буенча, җирне саранча,
Исәпсез-хисапсыз яшь саранча басып алган.+
35 Алар шул җирдәге бар үсемлекләрне,
Җирдәге уңышны ашап бетергән.
36 Аннары ул аларның җирендә беренче туган һәр баланы,+
Аларның ирлек куәтенең беренче җимешен һәлак иткән.