Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • 2 Ишмуил 22:26–31
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 26 Тугры кешегә карата син тугры эш итәсең,+

      Намуслылыгында нык торган кешегә намуслы* буласың,+

      27 Риясыз кешегә син риясыз мөгамәлә күрсәтәсең,+

      Ә мәкерле кешене син ахмакка калдырасың.*+

      28 Син басынкыларны коткарасың,+

      Ә тәкәбберләрне күреп, кире кагасың; син аларны түбәнсетәсең.+

      29 И Йәһвә, син яктырткычым минем.+

      Тирә-ягымдагы караңгылыкны Йәһвә яктылыкка әйләндерә.+

      30 Синең ярдәмең белән мин талаучылар өеренә каршы чыга алам,

      Аллаһының кодрәте белән мин диварларга менә алам.+

      31 Хак Аллаһының юлы камил.+

      Йәһвәнең сүзе саф.*+

      Ул — үзендә сыеныч табучыларның һәммәсенә калкандыр.+

  • Әюп 34:11
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 11 Чөнки ул кешегә эшләренә карап әҗерен бирәчәк,+

      Йөргән юлларының җимешләрен татырга юл куячак.

  • Ирмия 32:19
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 19 Синең уй-ниятләрең бөек һәм эшләрең кодрәтле.+ Һәркемгә юлларына һәм эшләренә карап кайтарыр өчен,+ син кешеләрнең бар юлларын күздән кичерәсең.+

Татар телендә басмалар (1993—2025)
Чыгу
Керү
  • татар
  • Уртаклашырга
  • Көйләүләр
  • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
  • Куллану шартлары
  • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
  • Куркынычсызлык көйләүләре
  • JW.ORG
  • Керү
Уртаклашу