-
1 Ишмуил 15:22, 23Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
22 Шунда Ишмуил болай диде: «Әллә Йәһвәгә бүләкләр белән корбаннар Йәһвәнең сүзен тыңлауга караганда күбрәк шатлык китерәме?+ Юк! Тыңлаучанлык корбаннардан+ һәм буйсынучанлык тәкә маеннан+ яхшырак. 23 Фетнәчелек+ бит — күрәзәчелек+ кебек үк гөнаһ, һәм башбаштаклык белән үҗәтлек сихерчелек белән потка табынуга тиң. Син Йәһвә сүзен кире какканга,+ ул да сине кире кага һәм тәхетеңнән төшерә».+
-