-
Левилеләр 3:14–16Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
14 Ул татулык корбанының бер өлешен Йәһвә өчен утта яндырыла торган корбан итеп китерсен: эч маен, эчке әгъзаларны каплаган бөтен майны,+ 15 ике бөерен, биле янында урнашкан бөер маен китерсен. Ул бөерләр белән бергә шулай ук бавырдагы майны да аерсын. 16 Моның барысын рухани мәзбәхтә ризык* итеп, утта яндырыла торган хуш исле корбан итеп төтәтсен. Бөтен май — Йәһвәнеке.+
-