Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • Ирмия 25:17
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 17 Шунда мин Йәһвә кулыннан касә алып, Йәһвә эчертергә кушкан бар халыкларны эчерттем.+

  • Ирмия 25:22
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 22 Тирның бар патшаларын, Сидонның бар патшаларын+ һәм диңгездәге утрауның патшаларын эчерттем;

  • Ирмия 47:4
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 4 Чөнки якынлашып килгән көн бар филистилеләрне тар-мар итәр.+

      Ул Тир+ белән Сидонның+ калган һәр союздашын һәлак итәр.

      Чөнки Йәһвә филистилеләрне —

      Кафту́р*+ утравыннан булган калдыкны тар-мар итәр.

  • Йәзәкил 26:3
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 3 Шуңа күрә Аллаһы Тәгалә Йәһвә болай ди: „И Тир, мин сиңа каршы чыгам. Диңгез үз дулкыннарын күтәргән кебек, мин дә сиңа каршы күп халыкларны күтәрермен.

  • Йәзәкил 27:2
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 2 «Адәм улы, Тир турында кайгылы җыр җырла+

  • Йәил 3:4
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 4 Тир, Сидо́н һәм бөтен Филисти́ җире,

      Миңа карата ни дәгъвагыз бар?

      Миннән үч аласызмы әллә?

      Үч аласыз икән,

      Мин үчегезне шунда ук, тоткарланмыйча үз башыгызга төшерермен.+

  • Амус 1:9, 10
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 9 Йәһвә болай ди:

      „Тирның өч фетнәсе, хәтта дүрт фетнәсе+ аркасында да мин моны үзгәртмәм,

      Чөнки алар бөтен халыкны әсирлеккә алды һәм Эдомга тапшырды,

      Алар кардәшлек килешүен истә тотмады.+

      10 Мин Тир стеналарына ут җибәрермен,

      Һәм ул аның ныгытылган манараларын йотар“.+

  • Зәкәрия 9:3, 4
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 3 Тир үзенә камау валы* төзеде.

      Ул тузандай күп көмеш,

      Урам пычрагыдай күп алтын туплады.+

      4 Йәһвә исә аның милкен тартып алачак,

      Гаскәрен диңгезгә ыргытачак.*+

      Шәһәрне ут ялмап алачак.+

Татар телендә басмалар (1993—2025)
Чыгу
Керү
  • татар
  • Уртаклашырга
  • Көйләүләр
  • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
  • Куллану шартлары
  • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
  • Куркынычсызлык көйләүләре
  • JW.ORG
  • Керү
Уртаклашу