-
2 Патшалар 25:3, 4Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
3 Дүртенче айның тугызынчы көнендә шәһәрдә ачлык бик каты иде,+ һәм халыкның азык-төлеге юк иде.+ 4 Шәһәр стенасының бер җирен ваттылар,+ һәм төнлә бөтен гаскәриләр патша бакчасы янындагы ике стена арасында урнашкан капка аша качып китте, калдайлылар исә ул вакытта шәһәр тирәли тора иде. Патша Араба́ юлы белән китте.+
-
-
Ирмия 52:6, 7Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
6 Дүртенче айның 9 нчы көнендә+ шәһәрдә каты ачлык башланды, һәм халыкның ашарына калмады.+ 7 Ахыр чиктә шәһәр стенасының бер җирен ваттылар, һәм төнлә бөтен гаскәриләр патша бакчасы янындагы ике стена арасындагы капка аша шәһәрдән чыгып, Араба́ юлы белән качып киттеләр. Калдайлылар исә ул вакытта шәһәр тирәли тора иде.+
-