-
2 Патшалар 25:4–7Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
4 Шәһәр стенасының бер җирен ваттылар,+ һәм төнлә бөтен гаскәриләр патша бакчасы янындагы ике стена арасында урнашкан капка аша качып китте, калдайлылар исә ул вакытта шәһәр тирәли тора иде. Патша Араба́ юлы белән китте.+ 5 Шунда калдайлылар гаскәре патша артыннан куа китте һәм аны Әрихә даласында куып җитте. Аның бөтен гаскәриләре исә аны калдырып китеп, төрле якка таралды. 6 Шунда патшаны тотып алып,+ Риблага Бабыл патшасы янына китерделәр һәм аңа хөкем чыгардылар. 7 Сидкыянең улларын аның күз алдында үтерделәр. Аның үзен исә Нәбукаднизар күзсез калдырды, аяк-кулларына бакыр богаулар салып, Бабылга китерде.+
-
-
Ирмия 52:7–11Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
7 Ахыр чиктә шәһәр стенасының бер җирен ваттылар, һәм төнлә бөтен гаскәриләр патша бакчасы янындагы ике стена арасындагы капка аша шәһәрдән чыгып, Араба́ юлы белән качып киттеләр. Калдайлылар исә ул вакытта шәһәр тирәли тора иде.+ 8 Шунда калдайлылар гаскәре патша артыннан куа китте һәм Сидкыяне+ Әрихә́ даласында куып җитте. Аның бөтен гаскәриләре исә аны калдырып китеп, төрле якка таралды. 9 Шунда калдайлылар патшаны тотып алып, Хама́т җирендәге Риблага Бабыл патшасы янына китерделәр, һәм ул аңа хөкем чыгарды. 10 Бабыл патшасы Сидкыянең күз алдында аның улларын үтерде. Ул шулай ук Риблада бар Яһүд мирзаларын үтерде. 11 Шунда Бабыл патшасы Сидкыяне күзсез калдырды+ һәм, аның аяк-кулларына бакыр богаулар салып, Бабылга китерде. Ул аны үлеменә кадәр төрмәдә тотты.
-