Ирмия 24:8 Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил) 8 Әмма начар инҗир турында, ашарга яраксыз инҗир турында,+ Йәһвә болай ди: „Яһүд патшасы Сидкыя́,+ аның мирзалары, бу җирдә калган Иерусалим кешеләре һәм Мисыр җирендә яшәүчеләр+ минем күземдә начар инҗир кебек булыр. Ирмия 34:21 Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил) 21 Мин Яһүд патшасы Сидкыяне һәм аның мирзаларын дошман кулына, аларның җаннарын эзләүчеләр һәм сездән чигенә барган+ Бабыл патшасы гаскәре кулына бирермен“.+ Ирмия 37:17 Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил) 17 Сидкыя патша аның артыннан кешеләр җибәрде һәм үз сараенда аңардан яшерен генә сорашты.+ «Йәһвәдән берәр хәбәр бармы?» — дип сорады ул. Ирмия: «Әйе, бар!» — диде. Аннары: «Син Бабыл патшасы кулына эләгәчәксең!»+ — дип өстәде. Ирмия 38:18 Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил) 18 Әмма Бабыл патшасының мирзаларына бирелмәсәң, калдайлылар бу шәһәрне кулга алыр. Алар аны утта яндырыр,+ һәм син аларның кулыннан котылмассың“».+
8 Әмма начар инҗир турында, ашарга яраксыз инҗир турында,+ Йәһвә болай ди: „Яһүд патшасы Сидкыя́,+ аның мирзалары, бу җирдә калган Иерусалим кешеләре һәм Мисыр җирендә яшәүчеләр+ минем күземдә начар инҗир кебек булыр.
21 Мин Яһүд патшасы Сидкыяне һәм аның мирзаларын дошман кулына, аларның җаннарын эзләүчеләр һәм сездән чигенә барган+ Бабыл патшасы гаскәре кулына бирермен“.+
17 Сидкыя патша аның артыннан кешеләр җибәрде һәм үз сараенда аңардан яшерен генә сорашты.+ «Йәһвәдән берәр хәбәр бармы?» — дип сорады ул. Ирмия: «Әйе, бар!» — диде. Аннары: «Син Бабыл патшасы кулына эләгәчәксең!»+ — дип өстәде.
18 Әмма Бабыл патшасының мирзаларына бирелмәсәң, калдайлылар бу шәһәрне кулга алыр. Алар аны утта яндырыр,+ һәм син аларның кулыннан котылмассың“».+