-
Канун 29:24, 25Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
24 алар һәм бөтен халыклар: „Ни өчен Йәһвә бу җир белән шулай эшләгән?+ Аның шундый көчле һәм көйдергеч ачуын нәрсә чыгарган?“ — дип сорар. 25 Шунда аларга болай дип җавап бирерләр: „Алар үз ата-бабаларының Аллаһысы Йәһвәнең килешүен — ул аларны Мисыр җиреннән алып чыккач үзләре белән төзегән килешүен бозганнар.+
-
-
2 Елъязма 7:21, 22Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
21 Бу йорт хәрабәләр өеменә әверелер. Аның яныннан үткән һәркем гаҗәпләнеп карар+ да: „Нишләп Йәһвә бу җир һәм бу йорт белән шулай эшләгән икән?“ — дияр.+ 22 Шунда: „Чөнки алар үзләрен Мисыр җиреннән чыгарган,+ ата-бабаларының Аллаһысы Йәһвәне калдырганнар+ һәм бүтән илаһлар сайлап, аларга сәҗдә кылганнар, аларга хезмәт итә башлаганнар.+ Менә шуңа күрә ул аларны бөтен шушы бәлаләргә дучар иткән дә“+,— дип әйтерләр».
-