Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • Ирмия 2:8
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 8 Руханилар: „Йәһвә кайда?“ — дип сорамады,+

      Канунга өйрәтү өчен җаваплы кешеләр мине белмәде,

      Көтүчеләр миңа каршы күтәрелде,+

      Пәйгамбәрләр Бага́л исеменнән пәйгамбәрлек итте,+

      Алар файда китерә алмаучыларга ияреп йөрде.

  • Ирмия 8:10–12
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 10 Шуңа күрә мин аларның хатыннарын — башка ир-атларга,

      Кырларын башка кешеләргә бирермен.+

      Аларның һәрберсе — кечесеннән алып бөегенә кадәр — намуссыз табыш ала.+

      Һәрберсе — пәйгамбәрдән алып руханига кадәр алдап йөри.+

      11 Алар халкымның — кызымның ярасын* өстән-өстән генә дәвалап:

      „Тынычлык! Тынычлык!“ — дип тора.

      Ә тынычлык юк.+

      12 Аларга үзләре кылган җирәнгеч эшләре өчен оятмы?

      Һич тә оят түгел!

      Алар бит хәтта оялуның нәрсә икәнен дә белми!+

      Шуңа күрә алар егылганнар арасына егылыр.

      Мин аларны җәзалагач, абынып егылыр“+,— ди Йәһвә.

  • Ирмия 23:11
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 11 «Пәйгамбәр дә, рухани да нәҗес* булып китте.+

      Алар хәтта минем йортымда явызлык кыла»+,— ди Йәһвә.

  • Микай 3:5
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 5 Пәйгамбәрләр халкымны юлдан яздыра,+

      Тешләрлек*+ берәр нәрсәләре булса: „Тынычлык!“+ — дип игълан итә,

      Авызларына бернәрсә дә салмаган кешегә исә сугыш игълан итәләр.

      Шуңа күрә Йәһвә аларга болай ди:

  • Микай 3:11
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 11 Аның башлыклары ришвәт алып хөкем итә,+

      Руханилары бәя түләтеп өйрәтә,+

      Ә пәйгамбәрләре күрәзәлек итүләре өчен акча* ала.+

      Шулай да алар: «Әллә Йәһвә безнең белән түгелме?+

      Бернинди бәлагә дучар булмабыз»+,— диеп,

      Йәһвәгә таянуларын күрсәткән була.

  • Сафуния 3:4
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 4 Аның пәйгамбәрләре — дорфа, мәкерле кешеләр.+

      Руханилары изге нәрсәләрне нәҗесли.+

      Алар канунны боза.+

Татар телендә басмалар (1993—2025)
Чыгу
Керү
  • татар
  • Уртаклашырга
  • Көйләүләр
  • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
  • Куллану шартлары
  • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
  • Куркынычсызлык көйләүләре
  • JW.ORG
  • Керү
Уртаклашу