Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • Ирмия 5:31
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 31 Пәйгамбәрләр ялганны пәйгамбәрлек итә,+

      Руханилар үз хакимлекләрен кулланып кешеләрне кысрыклый.

      Ә халкыма бу ошый.+

      Әмма ахыр килгәч, нәрсә эшләрсез?»

  • Ирмия 6:12–15
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 12 Аларның йортлары,

      Кырлары һәм хатыннары башкаларга бирелер.+

      Чөнки мин, шул җирдә яшәүчеләрне җәзалар өчен, кулымны сузармын»,— ди Йәһвә.

      13 «Аларның һәрберсе — кечесеннән алып бөегенә кадәр — намуссыз табыш ала.+

      Һәрберсе — пәйгамбәрдән алып руханига кадәр алдап йөри.+

      14 Алар халкымның ярасын* өстән-өстән генә дәвалап:

      „Тынычлык! Тынычлык!“ — дип тора.

      Ә тынычлык юк.+

      15 Аларга үзләре кылган җирәнгеч эшләре өчен оятмы?

      Һич тә оят түгел!

      Алар бит хәтта оялуның нәрсә икәнен дә белми!+

      Шуңа күрә алар егылганнар арасына егылыр.

      Мин аларны җәзалагач, алар абынып егылыр»,— ди Йәһвә.

  • Ирмия 27:9
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 9 „Шуңа күрә сезгә: „Сез Бабыл патшасына хезмәт итмәячәксез“,— диюче пәйгамбәрләрегезне, күрәзәчеләрегезне, төш күрүчеләрегезне, тылсымчыларыгызны һәм сихерчеләрегезне тыңламагыз.

  • Ирмиянең елавы 2:14
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 14 Пәйгамбәрләреңнең үзеңә сөйләгән күренешләре ялган һәм буш иде,+

      Алар гөнаһыңны фаш итмәде һәм шулай итеп сине әсирлеккә төшүдән сакламады,+

      Алар ялган һәм сине юлдан яздыручы күренешләр күрде.+

  • Йәзәкил 22:28
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 28 Ләкин аның пәйгамбәрләре аларның эшләрен, күренмәсеннәр өчен, стенаны акбур белән сылагандай яшерә. Алар ялган күренешләр күрә һәм күрәзәлек кылып алдый.+ Алар болай ди: „Аллаһы Тәгалә Йәһвә менә нәрсә ди“, ә Йәһвә аларга үз сүзен җиткермәгән.

Татар телендә басмалар (1993—2025)
Чыгу
Керү
  • татар
  • Уртаклашырга
  • Көйләүләр
  • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
  • Куллану шартлары
  • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
  • Куркынычсызлык көйләүләре
  • JW.ORG
  • Керү
Уртаклашу