Күзәтү манарасының ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
Күзәтү манарасының
ОНЛАЙН-КИТАПХАНӘСЕ
татар
ә
  • ә
  • җ
  • ң
  • ө
  • ү
  • һ
  • ИЗГЕ ЯЗМАЛАР
  • БАСМАЛАР
  • ОЧРАШУЛАР
  • 2 Патшалар 21:16
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 16 Яһүдне Йәһвә күзендә яман эшләргә тартып гөнаһка батыруыннан тыш, Манашше шулай ук, гаять күп гаепсез кешеләрнең канын түгеп, бөтен Иерусалимны кан белән тутырды.+

  • Ишагыя 59:7
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 7 Аларның аяклары яманлык эшләргә йөгерә,

      Алар гаепсез кешеләрнең канын коярга ашыга.+

      Аларның уйлары — зарарлы уйлар,

      Юлларында һәлакәт һәм газап.+

  • Ирмия 2:34
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 34 Итәкләреңдә гаепсез ярлы кешеләрнең* кан таплары.+

      Алар бернинди җинаять кылмаса да,

      Аларның кан таплары синең бар итәкләреңдә.+

  • Ирмиянең елавы 4:13
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 13 Бу хәл шәһәр пәйгамбәрләренең гөнаһлары һәм руханиларының җинаятьләре аркасында булды,+

      Алар анда тәкъва кешеләрнең канын койды.+

  • Маттай 23:34, 35
    Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
    • 34 Шуңа күрә мин сезгә пәйгамбәрләрне,+ акыл ияләрен һәм остазларны+ җибәрәм. Аларның кайберәүләрен сез үтерерсез,+ ә кайберәүләрен баганага кадаклап үтерерсез, кайберәүләрен синагогаларда камчыларсыз+ һәм бер шәһәрдән икенчесенә куарсыз.+ 35 Шулай итеп, җирдә түгелгән бар тәкъваларның каны өчен — тәкъва Һабил+ каныннан алып, сез корбан китерү урыны белән Аллаһы йорты арасында үтергән Бәрәхия́ улы Зәкәрия́ канына кадәр — сез гаепле булачаксыз.+

Татар телендә басмалар (1993—2025)
Чыгу
Керү
  • татар
  • Уртаклашырга
  • Көйләүләр
  • Copyright © 2025 Watch Tower Bible and Tract Society of Pennsylvania
  • Куллану шартлары
  • Конфиденциаль мәгълүмат турында килешү
  • Куркынычсызлык көйләүләре
  • JW.ORG
  • Керү
Уртаклашу