-
Марк 15:6–10Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
6 Пилат гадәттә бәйрәм уңае белән халык сораган бер тоткынны азат итә торган иде.+ 7 Ул чакта төрмәдә чуалыш вакытында кеше үтергән фетнәчеләр утыра иделәр. Аларның берсе Бара́б исемле иде. 8 Шунда кеше төркеме җыелып, Пилаттан гадәттәгечә бер тоткынны азат итәргә үтенеп сорый башлады. 9 Пилат исә: «Сезгә яһүдләр Патшасын азат итимме?» — дип сорады.+ 10 Өлкән руханиларның Гайсәне көнчелектән тотып биргәннәрен ул белә иде.+
-