-
Маттай 27:15–18Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
15 Пилат гадәттә бәйрәм уңае белән халык сораган бер тоткынны азат итә торган иде.+ 16 Ул вакытта һәркемгә билгеле Бара́б исемле бер тоткын бар иде. 17 Шуңа күрә, халык җыелгач, Пилат алардан: «Сезгә кемне азат итим: Барабнымы, әллә Мәсих дип аталган Гайсәнеме?» — дип сорады. 18 Аларның Гайсәне көнчелектән тотып биргәннәрен ул белә иде.
-