-
Марк 15:16–20Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
16 Гаскәриләр Гайсәне идарәче сараеның ишегалдына алып китте һәм бөтен гаскәриләр төркемен чакырды.+ 17 Алар Гайсәгә кызгылт-шәмәхә төстәге кием һәм башына чәнечкеле үсемлектән үрелгән таҗ кидереп, 18 аны: «Исәнме,* яһүдләр Патшасы!» — дип сәламли башладылар.+ 19 Шуннан соң аның башына таяк белән суктылар, аңа төкерделәр һәм тезләнеп, аңа сәҗдә кылдылар.* 20 Аңардан мыскыллап көлеп туйгач, алар аның кызгылт-шәмәхә төстәге киемен салдырып, үзенең өске киемнәрен кидерделәр дә, аны баганага кадакларга дип алып киттеләр.+
-