Марк 15:22–24 Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил) 22 Гайсәне Голго́фа дигән урынга алып килделәр. Бу сүз «Баш сөяге» дигәнне аңлата.+ 23 Анда аңа миңгерәүләтүче ми́рра кушылган шәраб биреп карадылар,+ әмма ул эчмәде. 24 Аны баганага кадаклап куйдылар һәм өске киемнәрен бүлештеләр: кемгә нәрсә тияр дип, жирәбә салдылар.+ Лүк 23:33 Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил) 33 Алар Баш сөяге+ дип аталган урынга килде. Гайсәне баганага кадакладылар. Җинаятьчеләрнең берсе аның уң ягындагы баганада, ә икенчесе сул ягындагы баганада иде.+ Яхъя 19:17 Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил) 17 Гайсә, үзенең җәфалану баганасын* күтәреп, «Баш Сөяге»,+ ягъни еврейчә Голго́фа,+ дип аталган урынга килеп җитте.
22 Гайсәне Голго́фа дигән урынга алып килделәр. Бу сүз «Баш сөяге» дигәнне аңлата.+ 23 Анда аңа миңгерәүләтүче ми́рра кушылган шәраб биреп карадылар,+ әмма ул эчмәде. 24 Аны баганага кадаклап куйдылар һәм өске киемнәрен бүлештеләр: кемгә нәрсә тияр дип, жирәбә салдылар.+
33 Алар Баш сөяге+ дип аталган урынга килде. Гайсәне баганага кадакладылар. Җинаятьчеләрнең берсе аның уң ягындагы баганада, ә икенчесе сул ягындагы баганада иде.+
17 Гайсә, үзенең җәфалану баганасын* күтәреп, «Баш Сөяге»,+ ягъни еврейчә Голго́фа,+ дип аталган урынга килеп җитте.