-
Маттай 27:33–37Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
33 Голго́фа, ягъни Баш сөяге,+ дигән урынга килгәч, 34 Гайсәгә ачы нәрсә* салынган шәраб бирделәр,+ әмма ул, татып карагач, аны эчмәскә булды. 35 Аны баганага кадаклап куйганнан соң, алар жирәбә салып, аның өске киемнәрен бүлештеләр.+ 36 Аннан соң аны саклап утырдылар. 37 Аның баш өстенә «Бу — яһүдләр Патшасы Гайсә» дигән язу урнаштырдылар.+ Бу аңа чыгарылган хөкем иде.
-