-
Марк 15:29–32Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
29 Үтеп баручы кешеләр аны яманлады һәм башларын чайкап болай диде:+ «Әй син, гыйбадәтханәне җимереп өч көндә аны төзергә җыенучы,+ 30 коткар үзеңне — төш җәфалану баганасыннан».* 31 Өлкән руханилар белән канунчылар да аңардан мыскыллап көлештеләр: «Башкаларны коткарды, ә үзен коткара алмый!+ 32 Мәсихнең — Исраи́л Патшасының — җәфалану баганасыннан* төшүен күрсәк, аңа иман итәрбез».+ Хәтта баганалардагы теге юлбасарлар да аны мәсхәрәләде.+
-