-
Маттай 27:39–42Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
39 Үтеп баручы кешеләр аны яманладылар+ һәм башларын чайкап+ 40 болай диделәр: «Әй син, гыйбадәтханәне җимереп өч көндә аны төзергә җыенучы,+ коткар үзеңне! Аллаһы улы булсаң, төш җәфалану баганасыннан!»*+ 41 Өлкән руханилар, канунчылар һәм өлкәннәр дә аңардан мыскыллап көлештеләр:+ 42 «Башкаларны коткарды, ә үзен коткара алмый! Ул бит Исраил Патшасы,+ төшсен җәфалану баганасыннан,* шунда аңа иман итәрбез.
-