-
Маттай 14:1–5Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
14 Шул вакытта Гайсә турындагы хәбәрләр өлкә башлыгы* Һирудка иреште,+ 2 һәм ул үз хезмәтчеләренә: «Ул — Чумдыручы Яхъя. Ул үледән терелеп торган, һәм бу кодрәтле эшләр аның аша башкарыла»,— диде.+ 3 Моңа кадәр Һиру́д,* абыйсы Филипнең хатыны Һирудия́ аркасында, Яхъяны кулга алган һәм бәйләп төрмәгә утырткан иде,+ 4 чөнки Яхъя Һирудка: «Синең аңа өйләнергә хакың юк»+,— дип әйтә иде. 5 Һирудның аны үтерәсе килгән иде дә, ләкин ул Яхъяны пәйгамбәр дип санаган халыктан курыкты.+
-
-
Лүк 9:7–9Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
7 Бөтен шул хәлләр турында өлкә башлыгы* Һиру́д* ишетте. Ул бик аптырап калды: кайберәүләр Яхъя үледән терелеп торган дип сөйли иде,+ 8 кайберәүләр Ильяс килгән дип әйтә иде, ә башкалары борынгы пәйгамбәрләрнең берсе терелеп торган дип әйтә иде.+ 9 Һируд: «Яхъяның башын мин үзем чаптырдым.+ Ә хәзер мин бу кеше турында ишетәм, кем соң ул?» — дип әйтте, һәм аның аны күрәсе килде.+
-