-
Марк 6:14–16Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
14 Бу хакта Һиру́д патша да ишетте, чөнки Гайсә исеме һәркемгә билгеле булды һәм кешеләр: «Чумдыручы Яхъя үледән терелеп торган, һәм бу кодрәтле эшләр аның аша башкарыла»,— дип сөйләделәр.+ 15 Икенчеләре исә: «Бу Ильяс»,— диделәр, ә кайберләре: «Бу борынгы пәйгамбәрләрнең берсе»,— дип әйтте.+ 16 Моны ишетеп, Һируд: «Минем кушуым буенча башы чабылган Яхъя үледән терелеп торган»,— диде.
-