-
Маттай 14:6–12Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
6 Әмма Һирудның туган көнендә+ Һирудиянең кызы кунаклар алдында биеде, һәм бу Һирудка шулкадәр ошады ки,+ 7 ул шул кызга ни сораса, барын да бирергә ант итте. 8 Шунда кыз, анасы өйрәткәнчә: «Миңа тәлинкәгә салып Чумдыручы Яхъяның башын бир»,— диде.+ 9 Патша кайгыга төште, әмма кунаклар алдында әйтелгән антлары хакына кызга Яхъяның башын бирергә кушты. 10 Шунда ул Яхъяның башын төрмәдә чабарга дип кеше җибәрде. 11 Аның башын тәлинкәгә салып китерделәр һәм кызга бирделәр, ә ул анасына илтеп бирде. 12 Соңрак Яхъяның шәкертләре килеп, аның гәүдәсен алып киттеләр. Алар аны җирләде һәм барып, барысын Гайсәгә сөйләп бирде.
-