-
Маттай 14:15–21Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
15 Кичкә таба аның янына шәкертләре килде һәм: «Бу җирдә кеше дә йөрми, вакыт та соң инде. Кешеләрне җибәр: алар авылларга барып, үзләренә ашарга сатып алсыннар»,— диделәр.+ 16 Ә Гайсә аларга: «Аларга барып торасы юк. Сез аларга ашарга бирегез»,— диде. 17 «Безнең монда биш икмәк белән ике балыктан башка бер нәрсәбез дә юк»,— диделәр аңа шәкертләре. 18 Ул аларга: «Аларны монда, миңа алып килегез»,— диде. 19 Шунда ул кешеләргә чирәмгә утырырга кушты һәм биш икмәк белән ике балыкны алды. Ул күккә карады да рәхмәтләрен белдереп дога кылды.+ Шуннан соң икмәкне сындыргалады һәм шәкертләренә бирде, ә алар халыкка тараттылар. 20 Барысы да туенды. Шуннан соң калган икмәк сыныкларын җыйдылар. Бөтенесе 12 тулы кәрзин булды.+ 21 Ә барлык ашаучыларның саны, хатын-кызларны һәм балаларны исәпкә алмаганда, 5 000 гә якын ир-ат иде.+
-
-
Лүк 9:12–17Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
12 Көн кичкә авыша башлады. Шунда 12 рәсүл Гайсә янына килеп: «Халыкны җибәр, якын тирәдәге авылларга барып, үзләренә кунар урын һәм ашарга ризык тапсыннар. Бу урында кеше дә йөрми бит»,— диделәр.+ 13 Ләкин Гайсә: «Сез аларга ашарга бирегез»+,— дип җавап бирде. «Безнең биш икмәк белән ике балыктан башка һичнәрсәбез юк. Мондагы кешеләрнең барысына ризыкны без сатып алыйкмы?» — дип сорадылар алар. 14 Ә андагы ир-атларның саны 5 000 чамасы иде. Гайсә үз шәкертләренә: «Алар якынча 50 кешедән торган төркемнәргә бүленеп утырсыннар»,— диде. 15 Алар шулай эшләде дә, һәм барысы утырды. 16 Аннары Гайсә биш икмәкне һәм ике балыкны алып, күккә карады да рәхмәтләрен белдереп дога кылды. Аннан соң ул икмәкне сындыргалады һәм халыкка таратыр өчен шәкертләренә бирә башлады. 17 Барысы да туенды. Шуннан соң калган икмәк сыныкларын җыйгач, барысы 12 тулы кәрзин булды.+
-