-
Маттай 14:15–21Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
15 Кичкә таба аның янына шәкертләре килде һәм: «Бу җирдә кеше дә йөрми, вакыт та соң инде. Кешеләрне җибәр: алар авылларга барып, үзләренә ашарга сатып алсыннар»,— диделәр.+ 16 Ә Гайсә аларга: «Аларга барып торасы юк. Сез аларга ашарга бирегез»,— диде. 17 «Безнең монда биш икмәк белән ике балыктан башка бер нәрсәбез дә юк»,— диделәр аңа шәкертләре. 18 Ул аларга: «Аларны монда, миңа алып килегез»,— диде. 19 Шунда ул кешеләргә чирәмгә утырырга кушты һәм биш икмәк белән ике балыкны алды. Ул күккә карады да рәхмәтләрен белдереп дога кылды.+ Шуннан соң икмәкне сындыргалады һәм шәкертләренә бирде, ә алар халыкка тараттылар. 20 Барысы да туенды. Шуннан соң калган икмәк сыныкларын җыйдылар. Бөтенесе 12 тулы кәрзин булды.+ 21 Ә барлык ашаучыларның саны, хатын-кызларны һәм балаларны исәпкә алмаганда, 5 000 гә якын ир-ат иде.+
-
-
Марк 6:35–44Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
35 Вакыт соң иде инде. Шәкертләре аның янына килеп болай диде: «Бу җирдә кеше дә йөрми, вакыт та соң инде.+ 36 Кешеләрне җибәр. Алар якын тирәдәге авылларга барып, үзләренә берәр нәрсә ашарга сатып алсыннар».+ 37 Гайсә аларга: «Сез аларга ашарга бирегез»,— дип җавап бирде. Шәкертләре исә аңа: «Әллә үзебез барыйкмы һәм кешеләрне, 200 динарга* икмәк сатып алып, ашатыйкмы?»+ — диделәр. 38 Ул аларга: «Сездә ничә икмәк бар? Карап килегез әле»,— диде. Карап килгәч, алар: «Биш икмәк һәм ике балык»,— диделәр.+ 39 Шунда Гайсә бар халыкка, төркемнәргә бүленеп, яшел чирәмгә утырырга кушты.+ 40 Шуңа күрә халык 100 һәм 50 кешедән торган төркемнәргә бүленеп утырды. 41 Гайсә биш икмәкне һәм ике балыкны алды, шуннан соң күккә карады да рәхмәтләрен белдереп дога кылды.+ Аннан соң ул икмәкне сындыргалады да, халыкка таратсыннар өчен, шәкертләренә бирә башлады. Ул шулай ук ике балыкны да барысына бүлеп бирде. 42 Барысы да туенды. 43 Шуннан соң икмәк сыныкларын җыйдылар. Балыкны исәпкә алмаганда, барысы 12 тулы кәрзин булды.+ 44 Икмәк ашаучылар саны 5 000 ир кеше иде.
-
-
Яхъя 6:5–13Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
5 Гайсә башын күтәреп, үзенә таба күп халыкның килүен күргәч, Филиптән: «Бу халыкны ашатыр өчен, икмәкне кайдан сатып алыйк икән?» — дип сорады.+ 6 Әмма ул бу сүзләрне аны сынар өчен генә әйтте, чөнки үзе нәрсә эшләячәген белә иде. 7 Фили́п: «Аларга 200 динарга* икмәк алсак та, һәрберсенә хәтта әз-әзләп бирергә дә җитмәс»,— дип җавап бирде. 8 Шәкертләренең берсе — Шиму́н Петернең бертуганы Әндри́ болай диде: 9 «Монда бер малайның биш арпа икмәге һәм ике балыгы бар, әмма шундый күп халык өчен ул нәрсә инде?»+
10 Шунда Гайсә: «Кешеләргә утырырга кушыгыз»,— диде. Ул урында чирәм күп иде, һәм кешеләр шунда утырды. Ир-атлар саны 5 000 чамасы иде.+ 11 Гайсә, икмәкләрне алып, Аллаһыга рәхмәтләрен белдерде һәм утыручыларга өләште, балыклар белән дә шулай эшләгәннән соң, һәркем күпме теләде, шулкадәр бирде. 12 Һәммәсе ашап туйгач, ул шәкертләренә: «Калган сыныкларны җыеп алыгыз, бернәрсә дә әрәм булмасын»,— диде. 13 Алар, кешеләр ашаган биш арпа икмәгеннән калган сыныкларны җыеп, 12 кәрзин тутырдылар.
-