-
Маттай 22:23–28Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
23 Шул ук көнне аның янына үлеләрнең терелүен инкяр итүче саддукейлар+ килде һәм болай дип сорады:+ 24 «Остаз, Муса безгә болай дигән: „Берәрсе бала калдырмыйча үлсә, энесе* аның хатынына өйләнеп, шул абыйсына нәсел булдырырга тиеш“.+ 25 Менә безнең арабызда җиде бертуган бар иде. Беренчесе өйләнде, әмма нәсел калдырмыйча үлеп китте, һәм энесе аның хатынына өйләнде. 26 Ул да нәсел калдырмыйча үлеп китте, өченчесе белән дә һәм җиденчесенә кадәр шулай булды. 27 Ахырда хатын да үлеп китте. 28 Үлеләр терелгәч, ул кайсысының хатыны булачак? Җидесе дә аңа өйләнгән иде бит».
-
-
Лүк 20:27–33Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
27 Аннан соң аның янына үлеләрнең терелүен инкяр итүче саддукейларның+ кайберләре килде һәм мондый сорау бирде:+ 28 «Остаз, Муса безгә болай дип язган: „Берәр өйләнгән кеше бала калдырмыйча үлсә, энесе* аның хатынына өйләнеп, шул абыйсына нәсел булдырырга тиеш“.+ 29 Менә җиде бертуган бар иде. Аларның беренчесе өйләнде һәм бала калдырмыйча үлеп китте. 30 Аннан соң икенчесе, 31 ә шуннан өченчесе, шулай итеп җидесе дә шул хатынга өйләнде. Барысы да үлде һәм берсе дә бала калдырмады. 32 Ахырда хатын да үлеп китте. 33 Үлеләр терелгәч, ул кайсысының хатыны булачак? Җидесе дә аңа өйләнгән иде бит».
-