-
Маттай 22:23–28Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
23 Шул ук көнне аның янына үлеләрнең терелүен инкяр итүче саддукейлар+ килде һәм болай дип сорады:+ 24 «Остаз, Муса безгә болай дигән: „Берәрсе бала калдырмыйча үлсә, энесе* аның хатынына өйләнеп, шул абыйсына нәсел булдырырга тиеш“.+ 25 Менә безнең арабызда җиде бертуган бар иде. Беренчесе өйләнде, әмма нәсел калдырмыйча үлеп китте, һәм энесе аның хатынына өйләнде. 26 Ул да нәсел калдырмыйча үлеп китте, өченчесе белән дә һәм җиденчесенә кадәр шулай булды. 27 Ахырда хатын да үлеп китте. 28 Үлеләр терелгәч, ул кайсысының хатыны булачак? Җидесе дә аңа өйләнгән иде бит».
-
-
Марк 12:18–23Изге Язмалар (Тәүрат, Зәбур, Инҗил)
-
-
18 Аннан соң аның янына үлеләрнең терелүен инкяр итүче саддукейлар килде.+ Алар мондый сорау бирде:+ 19 «Остаз, Муса безгә, берәрсе бала калдырмыйча үлсә, энесе* аның хатынына өйләнеп, шул абыйсына нәсел булдырырга тиеш, дип язган.+ 20 Җиде бертуган бар иде. Аларның беренчесе өйләнде, әмма нәсел калдырмыйча үлеп китте. 21 Аның хатынына икенчесе өйләнде, ләкин ул да нәсел булдырмыйча үлде. Өченчесе белән дә нәкъ шулай булды. 22 Шулай итеп җидесенең берсе дә нәсел калдырмады. Ахырда хатын да үлеп китте. 23 Үлеләр терелгәч, ул кайсысының хатыны булачак? Җидесе дә аңа өйләнгән иде бит».
-